Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның сигез аенда бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм октябрь аена, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Казакъстанның Кызыл Урда һәм Атырау өлкәләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Килешүләргә бүген Россия белән Казахстанның XI региональара хезмәттәшлек форумы кысаларында Атырау шәһәрендә имза салынды. Документларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Казахстанга эш визиты һәм XI Казахстан һәм Россиянең Региональара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Атырау шәһәрендә Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашуда «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «ТАИФ» директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Забайкалье крае Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, Чита җәмыгъ мәчете имам хатыйбы Ришат Сәйдәшев белән очрашты.
Бүген Казанның "Гранд Отель" кунакханәсендә Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман рәислегендә федераль закон үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Аның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Генераль прокурор урынбасары Сергей Зайцев, федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек буенча Баш идарә башлыгы Анатолий Паламарчук, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты. Чарада катнашу өчен Россия төбәкләре прокуратураларының федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек итү идарәләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары – барлыгы 125 кеше килгән.
Бүген Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә «Зенит-Казан» волейбол клубының яңа сезоны тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Газпром Трансгаз Казан» ААҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков, команда уенчылары, тренерлар штабы һәм җанатарлар катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан руханилар семинариясендә булды. Аны ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий озата йөрделәр.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадалары кысаларында «Аппаратлар Кубогы» спартакиадасы уздырылды.Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Мирный поселогындагы базасында төрле спорт ярышларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ярышты. Ярышларны Татарстан вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы Васил Шәйхразыев ачып җибәрде, бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.