Яңалыклар

07.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Милли банкының элеккеге башлыгы Евгений Богачев һәм шушы урында аны алмаштыручы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

06.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cisco компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.


06.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча CITS Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Ниннин ханым белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Казан» халыкара аэропорты» ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.

06.10.2014

Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара уктыучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, СССРның халык укытучысы Әнәс Сәлахов һәм КФУ ректоры Илшат Гаффуровтан видеокотлаулар күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул.

06.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер указларга имза салды. Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-964 номерлы Указы белән Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре итеп билгеләп куелды.Моңарчы Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфасын биләгән иде.

06.10.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда оештырылган беренче милли мәгариф үзәгендә булды. Казанның 2 нче татар гимназиясе базасындагы әлеге үзәк буенча экскурсиядә Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

06.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә катнашучылар Казанның үзәк өлешендә объектларны төзү һәм төзекләндерү проектлары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Раслау өчен проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Бу, аерым алганда, Мәрҗәни урамындагы аз катлы йортларны төзекләндерү проекты, Федосеевская урамында Халыкара мәгариф үзәге (3-4 катлы бина, инде булган панорамага кертелгән) проекты, Университет урамында кунакханә комплексы, Карл Маркс урамындагы 53 йортка административ-сәүдә бинаны кушып төзү проекты һәм башкалар.

06.10.2014

2014 елның 8 октябреннән алып 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

06.10.2014

Татарстан Республикасында торак фондка һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү һәм аңа әзерләнү барышы турында бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

05.10.2014

Бүген, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренең соңгы көнендә, Ике Изге урын Сакчысы, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенең Галиҗанәп Әмире Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд исеменнән Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты. Мәҗлес Әмирнең Минадагы Сараенда уздырылды.

Битләр: << 1571 ( 1572 ) 1573 1574 1575 1576 1577 1578 1579 1580 >>