Яңалыклар

27.09.2014

Татарстан кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды, шулай да шикәр чөгендере, рапс һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Эшләр барышы турында бүген видеоконференция режимында атна саен уза торган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

26.09.2014
Бүген Оренбургта РФ Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә округ советы утырышы узды. Анда төбәк башлыклары Идел буе Федераль округы территориясендә урнашкан Федерация субъектларында урта һөнәри белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
26.09.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында Көньяк Моравия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу «INTEMAC» тикшеренүләр үзәгендә (Куржим шәһәре, Көньяк Моравия крае) узды.

26.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында «TOS KURIM» («Тос Куржим») станоклар төзү предприятиесендә булды.

26.09.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Technology Innovation Transfer Chamber» яңа фәнни-тикшеренү үзәген (TITC) ачу тантанасында катнашты. TITC – Брно шәһәрендә урнашкан фәнни парк һәм бизнес-инкубатор. Үзәк - Көньяк Моравия крае Сәүдә-сәнәгать палатасының Брно Технология университеты белән берлектәге төп проектларының берсе.

26.09.2014

Бүген Татарстан делегациясенең Чехия Республикасына эш визиты кысаларында Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Көнья Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итүне билгели. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек куйдылар.

25.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагага эш визиты кысаларында Чехия Республикасы Парламентының Депутатлар палатасы Рәисе Ян Гамачек белән очрашты. Очрашу Чехия Республикасы парламенты бинасында узды.

25.09.2014

Без инвестицияләр өчен ачык һәм үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашырырга теләгән Чехия компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия эшлекле даирәләре белән очрашуда.

Чехия Республикасы бизнес-бергәлегенең дискуссия клубы утырышы Праганың Муниципаль йортында узды.

25.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Прагага эш визитына килеп, Чехия Президенты Милош Земан белән очрашты. Очрашу Пражский градта – Чехия Республикасы Президентының резиденциясендә узды.

25.09.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Прага (Чехия Республикасы) шәһәренә килде.

Вацлав Гавел исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Республикасы Президентын Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Россиянең Чехиядәге Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь, шулай ук Татарстан Республикасының Чехиядәге вәкиле Зөфәр Габделгалиев каршы алды.

Битләр: << 1571 1572 1573 1574 ( 1575 ) 1576 1577 1578 1579 1580 >>