Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә – велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде.
Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә рус галиме, Петербург фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтны күчереп җирләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Астанада, Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында, киң колач белән Сабан туе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты. Казакъстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстанда Татарстан көннәре кысаларында, Астанада Казахстан Республикасы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Казахстанда Тынычлык һәм дуслык сараенда узды. Анда Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Казахстан Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.