Яңалыклар

28.10.2014
Бүгенге көндә стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча узган икенче пленар утырыш барышында белдерде.
Форум Санкт-Петербургта уза (2014 елның 27-28 октябре).
28.10.2014

«Поли Технолоджи» Кытай компаниясе җитәкчелеге Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүгә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президентының компания делегациясе белән очрашуында билгеле булды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, машина төзелеше секторы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

28.10.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Санкт-Петербургта “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында катнаша.
28.10.2014

Татарстан Республикасының һәм Төркия Мәрсин провинциясенең төрле тармакларда хезмәттәшлекне уңышлы үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Мәрсин провинциясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфеттин Ашут җитәкчелегендәге бизнес-делегациясе белән очрашуда әйтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев катнашты.

25.10.2014
Татарстан Республикасында 2014 елның 24 октябренә 1 млн 816,5 мең кв.м. торак, яисә еллык йөкләмәнең 75,7%ы тапшырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
24.10.2014
Бүген тантаналы рәвештә “Идел” М-7 автомобиль юлында 978-1011км участогында транспорт хәрәкәте ачылды. Бу чарада Татарстанда Премьер-министр Илдар Халиков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.
24.10.2014
Татарстанның Менделеев районында бүген автотранспорт хәрәкәте өчен автомобиль юлында реконструкцияләнгән Алабуга-Ижевск-Яңа Менделеев химия заводы юл үткәргече ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт катнашты.
23.10.2014
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда дөнья чемпионатын оештыру белән шөгыльләнүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
23.10.2014
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы 30 октябрьдә була. Бу хакта карарны бүген V чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган беренче утырышында кабул итте.
22.10.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Хельг белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Швейцариянең бизнес-делегациясе әгъзалары, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Битләр: << 1561 1562 1563 1564 ( 1565 ) 1566 1567 1568 1569 1570 >>