Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта 2014 елның 9 ае эчендә «Татнефть» ААҖ бюджеты йомгаклары һәм үтәлеше каралды.
Директорлар советы 2015 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразын һәм нефть чыгару планнарын, геологик-техник чараларны карады.
Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Шуннан, компаниянең генераль директоры урынына Азат Бикмурзинны билгеләү сәбәпле, яңа составта Директорлар советы сайланды.
Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖнең этилен окисе заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко барында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең RIKEN Omics Science Center фәнни үзәге директоры Йошихиде Хаяшизаки белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кнорр-Бремзе АГ» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Герман Тиле белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау структуралары җитәкчеләре белән атналык координацион киңәшмә уздырды, анда Татарстан Республикасында иминлекне һәм хокук тәртибен саклауга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.