Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә якынча 18 мең кеше килергә тиеш. Ә 3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин язгы чакырылышка багышланган брифингта хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегендәге (Бест шәһәре) Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булды.
Ул Нидерланд Корольлегендә кыскача эш сәфәрендә.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, академик Александр Чубарьян белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәренә килде.
Татарстан Республикасы Президенты бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Анда ул Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узган Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада яңа полилингваль белем бирү комплексларын булдыру мәсьәләсе буенча Татарстан Президенты уздырган киңәшмәдән соң, брифинг узды.
Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Казанның 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов катнашты.
Татарстан нефть-газ форумы 2019 елның 2-4 сентябрендә Казанда узачак. Беренче мәртәбә форум кысаларында DECHEMA Austellungs химик техника һәм биотехнологияләр ассоциациясенең ACHEMA химик машина төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча күргәзмә павильоны ачылачак. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышынында «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа полилингваль мәгариф комплекслары булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, шулай ук республиканың кайбер муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, әйдәүче сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы гомуми һәм югары белем мәгариф оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Беренче канал. Бөтендөнья челтәре» ЯАҖ генераль директоры Алексей Ефимов белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда катнашучылар Казанда «Төп геройлар» балалар фестивале-бәйрәмен уздыру турында фикер алышты. Фестиваль кысаларында берничә чара: костюмлы карнавал, концерт, балалар өчен төрле мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары оештыру планлаштырыла.