Яңалыклар

08.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов академик Василий Лихачёвның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстан Президенты аның хатыны Наилә Лихачевага кайгыларын  уртаклашу телеграммасы юллады. Василий Николаевич 68 нче яшендә вафат булды. 

08.04.2019

IX еллык инвестицион форумы (Annual Investment Meeting (AIM) кырларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Форум алдыннан Татарстан Президенты БГӘ инфраструктура үстерү министры Абдулла бин Мөхәммәд Бинхаиф Әл Нуайми белән очрашты. 

08.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда  (БГӘ) «Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең киләчәген чагылдыру: цифрлы глобальләштерү аша бөтендөнья икътисадын баету» темасына багышланган IX еллык инвестицион форумын (Annual Investment Meeting (AIM) 2019) ачу тантанасында һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак пленар утырышында катнашты.  

07.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә килде, анда ул Дубай шәһәрендә IX еллык инвестицион форум эшендә катнашачак.

IX еллык инвестицион форумы эше кысаларында Рөстәм Миңнеханов, шәрәфле кунак буларак, форумны рәсми ачу тантанасында чакырылган, һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак, ул «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләренең цифрлы киләчәген формалаштыру» пленар утырышында катнашырга җыена. 

05.04.2019

2018 елда республика кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген  Татпотребсоюз башлыгы Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте. 

ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

 

05.04.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Киңәшмә Казан Кремлендә узды.

05.04.2019

Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачыклаганнар, шулардан 300 җинаять бюджетка  янаган. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышында хәбәр иткән. Казан Кремлендә узган чара 2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланды. 

05.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд бин Әбдул-Кәрим Әл Иса белән очрашты.

Искәртик, Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд бин Әбдул-Кәрим Әл Иса җитәкчелегендә Согуд Гарәбстаны делегациясе Казанда эш сәфәрендә. 

05.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярсктагы XXIX бөтендөнья кышкы универсиадасында Россия җыелма командасы составында җиңү яулаган Татарстан спортчылары белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Татарстанннан 25 спортчы Россия җыелма командасы составында Красноярсктагы кышкы Универсиадада катнаштылар. Бу бөтендөнья студентлар уеннарында Татарстан спортчылары 8 медаль яулады: дүрт алтын, өч көмеш һәм бер бронза.

Красноярсктагы кышкы Универсиада-2019 призерларны моңарчы Россия Президенты Владимир Путин ( 2019 елның 27 марты) котлаган иде.

05.04.2019

Бүген Казанда Россия Судьялар советы Президиумының күчмә утырышы ачылды.Күчмә утырышлар форматын торгызу төбәкләргә суд системасы эшенең яңа механизмнарын булдыруда якыннанрак катнашу мөмкинлеген бирә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.   

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген Казан – илнең әйдәүче икътисадый, мәдәни һәм спорт үзәкләреннән берсе. Шәһәрдә эре бөтендөнья чаралары уздырылды – Универсиададан алып мундиал матчларына кадәр. Хәзер республика башкаласы Россия Судьялар советы Президиумы өчен эш урыны булды.  

Битләр: << 871 872 873 874 875 ( 876 ) 877 878 879 880 >>