Яңалыклар

05.04.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “КАМАЗ” заводына 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

05.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының (ГХФ) Татарстандагы активы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Аның эшендә ГХФның ТРдагы төбәк штабы рәистәше, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ГХФның ТРдагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм «ГХФ яшьләре» координаторы Дамир Нургалиев катнашты. 

04.04.2019

Ил һәм «Газпром» җитәкчелегенең газ-мотор базарын үстерүне стимуллаштыруы аркасында Татарстанда 2013 елдан газ-мотор базары инфраструктурасын үстерү һәм газ-мотор ягулыгында эшләүче автотехника паркын киңәйтү буенча системалы озак срокка исәпләнгән эш алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Халыкара эшлекле конгрессның «Табигый газ – киләчәкнең газ-мотор ягулыгы буларак: тенденцияләр һәм перспективалар» темасына багышланган «Хәзерге заман технологияләре һәм нефть-газ комплексының перспектив проектлары» эш комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов рәислегендә Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖның двигательләр заводы территориясендә узды. 

04.04.2019

Цифрлаштыру - бизнесның конкурентлыкка сәләте ул. Инновацияләргә ихтыяҗны арттыру, шул исәптән робототехниканы, ясалма акылны һәм әйберләр интернетын гамәлгә кертү өстенлекле максат булырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта "Производствоны цифрлаштыру: гамәли алымнар" семинарында белдерде. 

 

04.04.2019

Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ренова-Холдинг" ҖЧҖ стратегик планлаштыру һәми үсеш директоры Олег Фомичев белән Чаллыга эш сәфәре кысаларында очрашты.

 

04.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында BI Group (Казахстан) компаниясе Директорлар советы рәисе Айдын Рәхимбаев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.

04.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Россия төбәкләрендә паллиатив ярдәм проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

03.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke чүп-чар яндыру заводы эше белән танышты.

Заводка килүгә үк конференц-залда предприятиене тәкъдир иттеләр.

Чүп-чар яндыру заводы вәкиле предприятие тарихы турында сөйләде, ни өчен бу урынны сайлап алулары хакында әйтте. 

03.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд очрашуда Россия-Дания мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләштеләр. 

Очрашу Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясе мәйданчыгында (Дания) узды. 

Сюзанна Хюлделунд Татарстан делегациясе белән янә очрашырга шат булуын искәртте. 

03.04.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Битләр: << 871 872 873 874 875 876 ( 877 ) 878 879 880 >>