Яңалыклар

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондның Попечительләр советы утырышын уздырды. Утырыш Россия венчур фонды кысаларында "Казан ЭКСПО" мәйданында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында инновацион икътисадның төп элементларының берсе – яңа технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү, диде. Һичшиксез, монда фәнни үзәкләргә төп роль бирелә. Ул соңгы елларда республика университетларында үсеш алган инновацион инфраструктура булдырылганлыгын, ул үз эченә югары технологияле лабораторияләрне, инжиниринг үзәкләрен, бизнес-инкубаторларны алганлыгын искә төшерде.

Шул ук вакытта инновацион процессның нәтиҗәлелеге түбән дәрәҗәдә кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, инновацион продукцияне уңышлы алга җибәрү һәм аны гамәлгә кертүне тизләтү өчен технологияләр трансферты үзәген, шул исәптән югары уку йортлары арасында да, булдыру кирәк.

Нәкъ менә әлеге үзәкләр базасында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре технологияләрен һәм нәтиҗәләрен берләштерү механизмнары эшләнергә, инновацияләр базарында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге гамәлгә ашырылырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, монда республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренә эшләүче югары уку йортлары кафедралары да аерым роль уйный ала.

Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы әгъзалары шулай ук инновацион проектларны коммерцияләштерү өчен шартлар, инновацияләр үсешендәге төп проблемалар, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеменең «Фән» юнәлеше буенча эш төркемчәсе утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Утырыш «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында узды.

Утырышны эш төркеме җитәкчесе – Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников алып барды. 

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников белән очрашты.

Очрашу «Казан ЭКСПО»да узды, анда Венчур форумы бара.

10.04.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясенең "ТАНЕКО" комплексында булдылар. 

10.04.2019

"КАМАЗ" 50-еллык юбилеен бик лаеклы рәвештә, производствосын тулысынча яңартып, каршы ала. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак Чаллыга эш сәфәре кысаларында белдерде. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр. 

10.04.2019

Бүген Татарстанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак килде. "Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

10.04.2019

Татарстан Республикасы ҖТПның энергия сыешлылыгы күрсәткече буенча 22 урынны били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршында хәбәр итте.   

Утырыш «Казан ЭКСПО»да узды һәм «2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елга бурычлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланды.

Чарада Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын да катнашты.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршы «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы кысаларында узды. Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да уза.   

10.04.2019

Газ салу станцияләре челтәрен үстерү турындагы мәсьәләләрне бүген Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында күтәрде.

Утырыш «Казан ЭКСПО»да узды һәм «2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елга бурычлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

10.04.2019

Хәзерге дөньяда ресурсларны сак тоту – конкуренциягә сәләтнең мөһим өлеше санала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы ачылышында хәбәр итте.

Чара «Казан ЭКСПО»да узды.

Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да узачак.

Белгечләр бәяләвенә карганда, «ТЭФ – 2019» – Идел буе федераль округында  энергетика, энергиянең нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны сак тоту буенча иң эре проект.

09.04.2019

2019 елның 11-19 апрель көннәрендә Казанда 26 нчы М.И.Глинка исемендәге вокалистлар халыкара конкурсы узачак. Татарстан башкаласында ул 1999 елда үткәрелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Битләр: << 871 872 873 874 ( 875 ) 876 877 878 879 880 >>