Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышын уздырды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – эш төркеме җитәкчесе. Утырышта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев та катнашты.
Көн тәртибендәге төп тема илкүләм проектларны һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы планны гамәлгә ашырганда кулланыла торган төзелеш материалларына бәяләр барлыкка килү булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. 80 хәйрияче җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап иде. Хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы турында хәбәр итте. Киңәмшәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстанда 860 мең квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 35,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртергә тиеш. Бүген бу хакта финанс органнарының 2019 елның I кварталы йомгаклары буенча уртак киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Без акчаны алуга ук туздырып бетерергә тиеш түгел – бу кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртүгә китәргә тиеш, кешеләр моны сизәргә тиеш. Акчаларны нәтиҗәсез файдалануны булдырмаска кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Кораллау" кластеры директоры Сергей Абрамов белән Т-500 авиахимэшләр үткәрү өчен махсус һава судносын серияле җитештерү проектының алга таба планнары һәм POZIS заводы базасында гражданнар продукциясен җитештерү перспективалары турында сөйләштеләр. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Җирле үзидарә органнары гражданнарның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» КСКда Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү тантанасында хәбәр итте.