Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты кырларында чит ил партнерлары белән берничә очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә комплексында узды.
V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумы 20-26 апрельдә уза.
Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «SberTalk» дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты. Чара Саклык банкы тарафыннан оештырылган иде.
KazanSummit мәйданчыгы Россиядә ислам икътисады үсеше дәрәҗәсен билгеләргә һәм алга таба бу юнәлештә алга бару өчен киңәшмләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышындагы чыгышында белдерде.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев эш кыла.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты.
«Russia Halal Expo» – Россиядәге иң эре һәм Идел буе федераль округындагы бердәнбер хәләл индустрия күргәзмәсе, ул Россия, БДБ илләре һәм ерак чит илләр җитештерүчеләренә үзләренең хәләл продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итәргә һәм яңа базарлар табарга ярдәм итә. «Russia Halal Expo» бурычы – Россия икътисадының хәләл сегменты потенциалын тәкъдир итү.
2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы – Казан проекты да кергән, ул – 20 шундый проектның берсе. Бүген бу хакта «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында премия директоры Фаррок Дерахшани хәбәр итте.
Ага Хан архитектура премиясе – архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм эре бүләкләрнең берсе. Экспертлар жюрие төрле проектларны сайлап ала – төзекләндерү программаларыннан алып «яшел» күп катлы йортлар төзүгә кадәр – архитектура ягыннан кыйммәте булуы белән бергә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне дә исәпкә алып. Премия архитекторларга, шәһәр администрацияләренә, төзелеш командаларына, заказчыларга, төрле эш осталарына, инженерларга бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге (D-8) генераль секретаре Дато Ку Җафар Ку Шаари әфәнде белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре һәм XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары белән очрашты.
XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме партнерлыгында Казанда 24 апрельдән алып 30 апрельгә кадәр барачак. Быел фестиваль беренче мәртәбә XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды. Шорт-листка төрле илләрдән 55 картина кергән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.