Татарстанда 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча 38 мең 642 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Казанда 500 дән артык волонтер “Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 1 майдан башлап, сугышта һәлак булучыларның һәйкәлләре тәүлек дәвамында полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасында катнашучыларның күзәтүе астында булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм республиканың башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә һәм ведомстваларга гомуми белем мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшереп торырга кушты. Бигрәк тә агач корылмаларга аерым игътибар биреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фетивалендә катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Бу чара гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.
Бүген Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышын уздырды, ул безнең илнең бу Оешмага керүенә 65 ел тулуга багышланган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Мәскәүдә, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Кремльнең Екатерининск залында РФ Президенты Владимир Путин биш россиялегә дәүләт һәм халык алдындагы аерым казанышлары өчен “Россия Федерациясенең Хезмәт Герое” алтын медален тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан милли бәйрәмендә – Ахалтекин юргасы көнендә шәрәфле кунак буларак катнашты. Бәйрәм күңел ачулары кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан халык гамәли сәнгате күргәзмәсе белән таныштырды. Бәйрәм профессиональ һәм халык иҗат коллективлары чыгышлары, атта килеш гимнастика һәм акробатика күнегүләр башкару белән башланып китте һәм бәйрәмнең кульминациясе Төрекмән юргасы бәйрәменә багышланган ат чабышлары булды.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Православие динендәге һәр кеше өчен Пасха рухи яңарышны, гөнаһлардан арынып, ярлыкануга ихлас өмет баглауны, яшәү тантанасын гәүдәләндерә. Изге бәйрәмнең яшенә дә, картына да – һәркемгә шатлык хисләре бүләк итүе турында үз вакытында Владимир Ладыженский иҗат иткән шигъри юлларда бу вакытның яме, матур тәэсирләре, якты хисләре бик дөрес тапшырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка килеп төшүгә, башта Төрекмәнстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Анда өч йөзләп кеше чакырылган иде. Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.
Төрекмәнстанда татарлар тормышы турында Төрекмәнстан атказанган мәдәният эшлеклесе һәм Төрекмәнстан Рәссамнары берлеге әгъзасы, рәссам Камил Вәлиәхмәтов, "Асыллы" индивидуаль предприятие баш бухгалтеры Рәшидә Асадуллина һәм Төрекмәнстаннан Казан федераль университетын тәмамлаучы Нәзирә Ялкабова сөйләделәр.
"Кунакчыл Төрекмәнстан җирендә сезнең белән очрашуыма шат. Безне бөтенебезне халкыбыз, татар халыкыбыз киләчәге өчен кайгырту һәм яшәгән илләребез ватанпәрвәрләре булу берләштерә. Без сезнең татар халкы теле һәм мәдәнияты сакалануга, төрекмән халкы белән уртак рухи байлыкларны үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез", - диде Татарстан Президенты һәм Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм шәхсән Гурбангулы Бердымөхәммәдовка татарларга телләрен һәм мәдәниятларын саклауга бөтен шартларны тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Төрекмәнстанда 15 меңләп татар яши. Татар диаспорасы Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнаша.
Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде 1әм камил Вәлиәхмәтовка "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.