Яңалыклар

27.04.2019

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин  Россия янгын сүндерү хезмәтенә  370 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.

Бәйрәм тантанасы Җиңү паркында узды (Казан).

Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчелеге, личный состав һәм ветераннар катнашты.

 

27.04.2019

Бүген Россия янгын сүндерү хезмәтенә  370 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында реконструкцияләнгән 48 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге биналары комплексының  рәсми ачылышы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

27.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Ашхабад халыкара аэропортында аны Төрекмәнстан Президенты киңәшчесе Ягшыгелди Какаев һәм Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы эшләрдә вакытлы ышанычлысы Сергей Насиновский каршы алды. Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе   В.Г. Шәйхеразыев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Хамис Махъянов һәм башкалар. 

27.04.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. 

Бөек Җиңү көне - 9 май -  үз-үзен аямаучы хаылкыбыз геройлыгын искә төшерә. 

"Бүген без барыбыз өчен дә иң кадерле татарстанлылар — Бөек Ватан сугышында катнашучылар Алексей Николаевич Комлев һәм Мидхәт Тимергали улы Сәфәровны, шулай ук тыл хезмәтчәне Миңлегөл Хөсәен кызы Сәлахетдинованы олылавыбыз символлы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барыбыздан да, татарстанлылар исеменнән сезгә, кадерле ветераннар, каһарманылыгыз өчен рәхмәт әйтәсем, сезгә сәламәтлек, иминлек, иң яхшы теләкләр телисем килә". 

27.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә булды.

Монда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек товарларны реализацияләү буенча ярминкә ачылган.  

Ярминкәдә ит, колбаса продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан китерелгән фермер продукциясе кулай бәяләрдән сатыла.

27.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

27.04.2019

Чәчү кампаниясенең өстенлекле бурычлары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Әһәмиятле бурычлар арасында - туфрактагы дымны саклау, уҗымнар халәтен билгеләү, чәчү темпларын сыйфатны саклап тәэмин итү. 

 

 

27.04.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 25 апреленә 176 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә комплексында 2019 елгы лауреатларга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре тапшырды. Өч автор һәм бер иҗат коллективы бүләкләргә лаек булды. 

Шуңа кадәр Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залын ачты.

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар иҗат зыялылары белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» комплексында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайның тууына 133 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты алдыннан узды. 

Очрашу барышында татар телен саклап калу һәм популярлаштыру, татар әдәбиятын һәм театр эшен үстерү, мәдәният өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

Битләр: << 861 862 863 864 865 ( 866 ) 867 868 869 870 >>