Яңалыклар

14.05.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков Татарстан белән Карелия арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Карелия Республикасы делегациясе 2019 елның 13-14 маенда Татарстанда эш сәфәрендә.  

14.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Беларусь Республикасының сәнәгать министры  Павел Утюпин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

14.05.2019

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 30 майда сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 сумнан 1,5 мең  сум булачак.  

Бу хакта бүген “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин игълан итте.

14.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров йөрделәр.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов район хуҗалыкларында чәчүнең барышы белән таныштылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Очрашу  Уразаево авылы янындагы арыш басуында узды.

14.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә. Анда ул X5 Retail Group өчен "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәген төзүне башлау тантанасында катнашты. Проектны Romex Group төзелеш-девелопер төркеме гамәлгә ашыра. 

Искәртик, Romex Group Зеленодольск муниципаль районында шундый ук үзәкне инде төзи. 

14.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга муниципаль районында язгы чәчү эшләрен тикшерде. 

Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр. Алар вертолеттан Гари, Олы Качка, Олы Тарловка, Бехтерево авыллыары яннарындагы кырларны карады. 

Күп еллык үләннәр кырында район хуҗалыклары җитәкчеләре, агросәнәгать секторына инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. 

14.05.2019

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

13.05.2019

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында - «Туполев» ГАҖ филиалында булды. Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

13.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәренә килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында - «Туполев» ГАҖ филиалында булачак.

11.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул район кырларында чәчү эшләре барышы белән танышты. 

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов авыл хуҗалыгы производствосы һәм икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте. 

Битләр: << ( 861 ) 862 863 864 865 866 867 868 869 870 >>