Яңалыклар

26.04.2019

Бүген Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев Казанда гражданнарны кабул итте.

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча элегрәк язма гариза белән РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итү узды.

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов NNG компаниясе президенты Дэвид Верник белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Искәртик, NNG хәзерге вакытта - дөнья автомобиль базарында навигаторлар җитештерүче атаклы компания. Аңа 2004 елда нигез салынган. Дэвид Верник - аны оештыручыларның берсе. 

 

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2019 елның беренче кварталында республика нефть-газ химиясе тармагының эше йомгаклары турында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мозер Тим» фигуралы шууны популярлаштыру һәм үстерүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, аңа нигез салучы  Нина Мозер белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

26.04.2019

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты.  Анатолий Серышев Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” XI Халыкара икътисади саммиты чараларында катнашу өчен килде.

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.  

Көн тәртибендә - 2019 елның беренче кварталында бюджет үтәлеше һәм май аена бюджетны раслау мәсьәләләре.

Утырышта 2018 елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. 

26.04.2019

Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Татар шагыйрен хөрмәтләп искә алырга дип Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер  Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килгән иде.     

26.04.2019

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәмне без, традициягә тугрылык саклап, бөек татар шагыйре, үзенчәлекле мәдәниятебезнең символы һәм күпмиллионлы халкыбызның горурлыгы –  Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтәбез.

Аның әсәрләре туган җирне һәм кабатланмас аһәңле татар телен ихлас ярату хисләре белән сугарылган.

25.04.2019

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

25.04.2019

Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык кирәкле инфраструктура бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләрен рәсми кабул итү кысаларында хәбәр итте.

Битләр: << 861 862 863 864 865 866 ( 867 ) 868 869 870 >>