Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Данфосс» компаниясе президенты Ларс Твин белән очрашты. Очрашу Копенгагенда узды.
Без алга таба хезмәттәшлек итәргә һәм Даниянең ресурсларны саклау, нәтиҗәле энергетика стратегиясе өлкәсендәге тәҗирбәсен өйрәнергә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Дания эшлекле даирәләре катнашында «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәле – үзара файдалы багланышларны киңәйтү өчен зур потенциалы булган мөмкинлек.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда узган «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәлендәге чыгышында белдерде.
Чарада Россиянең Даниядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Барбин, Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында узды.
Яклар Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга (Дания Корольлеге) эш сәфәренә килде.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге, Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд ханым белән очрашачак, тагын берничә эшлекле сөйләшү алып барачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Дания – Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашачак, анда республиканың инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Хелмонд шәһәрендәге автомобиль кампусында булды.
De Automotive автомобиль кампусы - автомобиль бизнесы өчен илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә очрашу урыны һәм эшлекле үзәк. Кампуска нигез салучы - Volvo компаниясе.
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара Диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе дәресләре” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Нидерланд җитәкчелегенә уртак проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кыла.
Нидерланд бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан үзенә капитал җәлеп итү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек үстерү яклы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландка эш сәфәре кысаларында High Tech Campus югары технологияләр кампусында булды.
Монда ул резидентларының берсе - Signify компаниясе белән җентекләп танышты. Бу компания – яктылык светодиод яктыртуы өчен хәл ителешләр, системалар һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм лидер.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс белән очрашты.
Очрашу High Tech Campus югары технологияләр кампусы мәйданында (Brainpoint Eindhoven төбәге) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды.