Яңалыклар

09.02.2015
Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала. Бу хакта бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар, республика ММЧ җитәкчеләре катнашты.
09.02.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы – ТР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Алексей Песошин Россия гражданлык авиациясенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
09.02.2015

Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

09.02.2015

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының гомуми хакы 36 млрд. сумлык резидент компанияләренең яңа проектлары МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышында каралды. Утырышны Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

09.02.2015

Татарстанның туризм өлкәсе алдында алга таба республикага туристлар агымын арттыру бурычы тора. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерелде, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырышта РФ Туризм буенча федераль агентылык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты. 

07.02.2015

Ил фәнгә, яңа технологияләргә, импортны алыштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген  фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Россия фәне көне алдыннан узды. 

07.02.2015

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты каршында Мәгариф һәм фән буенча совет төзелде. Бу хактагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 2015 елның 7 февралендә, имза салды.

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет «мәгариф һәм фән үсешенә ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге өлкәдә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында» төзелә, диелә документ текстында.

07.02.2015

Бүген Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2015» халыкара раллида җиңүләре белән котлау тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртеп узабыз: "Дакар-2015" халыкара раллиенда "КАМАЗ-Мастер" командасы мактау пъедесталын тулысынча биләде.

07.02.2015

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча 39 муниципаль районда 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә эшләр башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катаншты. 

07.02.2015
ТР Хөкүмәте йортында бүген Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында "2015-2019 елларга фундаменталь тикшеренүләр проектларының төбәк конкурслары турында"гы килешү имзаланды.

Документка Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды Советы рәисе Владислав Панченко һәм ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин имзаларын куйды.

Битләр: << 1521 1522 1523 1524 1525 1526 1527 1528 1529 ( 1530 ) >>