Яңалыклар

03.03.2015
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Халык инспекторы” системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган брифинг уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.
03.03.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Бөтенроссия Стартап-турында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ИТ-парк – югары технологияләр өлкәсе технопарк мәйданчыгында узды. Анда шулай ук “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен, “Сколково” фондының тышкы коммуникацияләр һәм реклама буенча вице-президенты Александр Чернов, ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.
03.03.2015

Татарстанга һәм Кыргызстанга икътисадта хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Бишкекта узган «Кыргызстан - Татарстан» эшлекле форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яклар булган потенциалны тулысынча файдаланмый. Татарстан делегациясенең Кыргызстанга визиты максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

03.03.2015

Кыргызстан Республикасына визитыбызның төп максаты – хезмәттәшлекне киңәйтү. Бу хакта бүген Бишкекта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Бишкекка визиты кысаларында үтте (2015 елның 2-3 мартында).

02.03.2015
Кама тамагы районында көчле һәм ышанычлы җитәкчеләр командасы оешкан. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районы советы утырышында белдерде.

Утырышта ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Бу чара Мәдәният йортында узды, анда район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
02.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм гомум рухи байлыкларны арттыруга керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә Кыргызстанда яшәүче татарларга туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

02.03.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда ачык һавада төрки-татар язуы тарихына һәм яңа скверга багышланган экспозиция төзү турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә катнашучыларга тематик экспозициянең эшләнеп беткән проекты һәм яңа сквер проекты тәкъдим ителде. Бу сквер быел Татарстанда игълан ителгән “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында булдырыла.
02.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Бишкек аэропортында аны Кыргызстан Республикасы вице-премьеры-министры Валерий Диль, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Болот Җунусов һәм башкалар каршы алды.

02.03.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районында булды. Анда Тенеш шәһәр тибындагы посёлогы Мәдәният йортын карады. 1977 елда төзелгән бинага күптән түгел капиталь ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган. Барлыгы 8,2 млн.сум акча тотылган.
02.03.2015

Бадминтон буенча Европа конфедерациясе Генераль секретаре Брайан Агербак Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Казанда 2014 елда Европа чемпионаты уңышлы үткәрелүе өчен рәхмәт белдерде.

Битләр: << 1511 1512 1513 1514 1515 1516 1517 1518 1519 ( 1520 ) >>