Яңалыклар

13.03.2015

Казандагы «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнарны бер минут искә алу тынлыгы белән башлап җибәрде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышын.

Бу бик зур фаҗига, диде Рөстәм Миңнеханов, әлегә кадәр янгын урынында коткару эшләре алып барыла, җимерелгән-ишелгән урыннарны актаралар, һаман әле һәлак булганнар күпме буласы мәгълүм түгел.

12.03.2015

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул итте.

Михаил Мень Рөстәм Миңнеханов белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, шулай ук күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү региональ программаларын гамәлгә ашыру һәм “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

12.03.2015
Җимереклекләрне чистартып бетерү һәм зыян күрүчеләргә барлык тиешле ярдәмне күрсәтү – коткару хезмәте вәкилләре алдына шундый бурычларны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин куйды.
12.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт дәүләт техник университетында булды.

Н.Э. Бауман ис. МДТУ ректоры Анатолий Александров белән бергә, Татарстан Президенты югары уку йорт аудиторияләрен, лаборатор бүлмәләрне, шулай ук инновацион зонаны, шул исәптән берничә фәнни-мәгариф үзәген карады, яшь галимнәр белән сөйләште.

12.03.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Независимая нефтегазовая компания» ЯАҖ (ННК) президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты.

12.03.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының һәлак булган гражданнары гаиләләренә 1 млн. сум биреләчәк.

11.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адмирал» сәүдә үзәге (Казан) янгыны урынында күчмә киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов янгын урынын карап чыкты, хокук саклау органнарына янгын сәбәпләрен ачыклау буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты.

11.03.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Бу бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
11.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Вениаминович Селифанов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

11.03.2015

11 март көнне Татарстан Президенты Казан шәһәренең яһүдиләр оешмасы белән очрашу уздырды, аның кысаларында оешма эшчәнлеге белән багланышлар һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре турында сүз барды. Милли-мәдәни һәм дини оешмалар җитәкчеләре белән элемтәдә булу хакимияткә Татарстанда яшәүче барлык халыклар ихтыяҗларын да исәпкә алырга, җәмгыятьтә дуслык һәм татулыкны сакларга мөмкинлек бирә, - дип әйтте Президент.

Битләр: << 1511 1512 1513 1514 ( 1515 ) 1516 1517 1518 1519 1520 >>