Яңалыклар

19.02.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Балтач районында булды. Аны Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.

Илдар Халиков беренче объект буларак Балтач сөт-май комбинатында булды. Монда ул комбинатның эше, хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышты, шулай ук комбинатта җитештерелә торган продукция төрләре, аларның сәүдә базарында көндәшлеккә сәләтлелеге турында кызыксынды, чит илдән керә торган товарларны үзебезнекенә алыштыруның мөһимлеген ассызыклады.
18.02.2015

Без Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасындагы дустанә элемтәләрне ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

18.02.2015
Бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә “Яңарыш” республика фондының 5 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга кысаларында Зөя тарих музее экспозициясенең икенче өлешен ачу тантанасы булды.
Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР ФАнең Археология институты директоры Айрат Ситдиков, Зөя утрау-шәһәрлеге дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һ.б. катнашты.
18.02.2015

2014 елда Татарстан Республикасы җыелма региональ продукты күләме 1,631 трлн. сум тәшкил итте, төп капиталга инвестицияләр күләме – 542 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте.

Чара «КМПО» ААҖ мәйданчыгында узды һәм 2014 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланды.

18.02.2015

Бүген Казанда светодиод яктырткычлар җитештерүче Ledel заводның икенче чираты ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Гражданнар инициативалары комитеты җитәкчесе, Санкт-Петербург дәүләт университеты ирекле фәннәр һәм сәнгать факультеты деканы Алексей Кудрин, ТР министрлыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Казан Башкарма комитеты җитәкчеләре һ.б. катнашты.

18.02.2015

Татарстан Республикасында 2014 елда авыл хуҗалыгының җыелма продукциясе 2,3 %лык үсеш белән 188,8 млрд. сум тәшил итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның 2014 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга куелган бурычларга багышланган коллегиясендә хәбәр итте.

18.02.2015

Кризиска чаралар кысаларында безнең төп бурыч – бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм азык-төлек базарындагы ассортиментны киметмәү. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, кайбер муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

18.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комлексының күргәзмә экспозициясен карады. Форум «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уза (2015 елның 18-20 феварле), ул шулай ук «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне һәм «Волгапродэкспо» 15 махсуслаштырылган күргәзмәне берләштерә.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карап чыкты, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да эре агрохолдинглар да бар иде.

17.02.2015
Биектау районы 2014 елга үз алдына куелган бурычларны тулысынча үтәде, һәм күп күрсәткечләрне сизелерлек яхшырта алды. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Бүген ул Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты, утырыш муниципаль берәмлекнең 2014 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Анда шулай ук Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
17.02.2015
Икътисади кризиска карамастан, Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә, диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район советы утырышында.

Утырыш алдыннан Татарстан Премьер-министры «Союз» производствосында һәм «Икар Лтд» ҖЧҖда булды.

Битләр: << 1521 1522 1523 1524 1525 ( 1526 ) 1527 1528 1529 1530 >>