Яңалыклар

24.02.2015
Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында катнашу өчен бердәм гариза бирә. Быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә республика бюджетыннан 500 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.
Брифингта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстанның Эшмәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.
23.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты - БГӘ тышкы эшләр министры, сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясе рәистәше Шәех Абдалла бән Зәед Әль-Нахайян белән очрашты. Очрашу Абу-Дабида узды. 

23.02.2015
Ватанны саклаучылар көне белән татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
22.02.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат мәетен күмүгә багышланган матәм митингысында катнашты.

Бу чарада Федераль суд приставлары хезмәте директоры – Россия Федерациясенең баш суд приставы Артур Парфенчиков катнашты.
22.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре баршында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында БГӘдә (2015 елның 21-23 феврале). Көннең беренче яртысында Россия делегациясе әгъзалары IDEX-2015 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда (2015 елның 22 февралендә Абу-Даби милли күргәзмә үзәгендә) катнашты.

22.02.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлеге).

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантур җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов IDEX-2015 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда (2015 елның 22 февралендә Абу-Даби милли күргәзмә үзәгендә) катнаша.

21.02.2015

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Аның кысаларында Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

21.02.2015

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Чара Казан Кремленең тантаналар залында үтте.

21.02.2015
Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
20.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының урология кафедрасы мөдире,

Россия Федерациясе Cәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы, профессор

Дмитрий Юрьевич Пушкарь белән очрашты.

Битләр: << 1521 1522 1523 ( 1524 ) 1525 1526 1527 1528 1529 1530 >>