Яңалыклар

12.02.2015
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (ФМХИ) 2014 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә уңай бәя бирде. “Коллектив үз алдына куелган теләсә нинди бурычны нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле”,- диде ул Татарстан идарәсенең йомгаклау коллегиясендә.
11.02.2015

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов уздырды.

11.02.2015

РФ ГХМ, Татарстан предприятиеләре белән бергә, Россия МЧС башлыгы Владимир Пучков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча ведомствоның төзелә торган пилотсыз авиация үзәкләре өчен пилотсыз очкычлар җитештерергә планлаштыра, дип хәбәр итте бүген «Интерфакс» агентлыгына.

Владимир Пучков белдергәнчә, хәзерге вакытта РФ ГХМ Россия регионнарында пилотсыз авиация үзәкләре төзи, Казанда шуларның берсе ачылачак.

10.02.2015

Бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым катнашты.

10.02.2015

Малайзия Татарстанның традицион тышкы сәүдә партнерына әверелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MATRADE дәүләт корпорациясе, Малайзия Үзәк Банкының IBFIM ислам финансларын үстерү бүлекчәсе һәм Unirazak университеты вәкилләре составындагы Малайзия делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Малайзия вәкилләренең Россиягә һәм шул исәптән Татарстанга визитларының төп максаты – ислам банк тәрәзәләрен ачу һәм ислам банк продуктларын эшләтеп җибәрү өчен хокукый һәм икътисадый мохитны өйрәнү, ислам банкингын һәм финансларын үстерү планын әзерләү.

10.02.2015
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстанда Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елының ни рәвешле узачагы хакында сөйләде.
10.02.2015

Бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү Татарстанда якындагы киләчәккә гомуми урта белемнең төп бурычы. Бүен бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында гомуми белем системасын камилләштерү турында» Татарстанның Иминлек советы утырышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Иминлек советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары катнашты.

10.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ашан” генераль директоры Вильгельм Убнер белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

10.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Венгриянең Авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе ТЭМның Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

09.02.2015
РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, 12 миллиард сум акча эшләгән. 2013 ел белән чагыштырганда, бу 800 миллион сумга күбрәк. Бу хакта бүген РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзуллин ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты.

Битләр: << 1521 1522 1523 1524 1525 1526 1527 1528 ( 1529 ) 1530 >>