Яңалыклар

27.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Рус православие чиркәвенең Казан кафедраль соборы каршындагы Әлмәт епархиясе идарәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Татарстан Президенты Кафедраль соборда булды, Собор мәйданы территориясендәге яңа часовняны, епархиянең яңа бинасын карады.

27.02.2015

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Совет эше баршында «Татнефть» ААҖнең январь аена бюджеты үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2015 елның март аена бюджеты расланды. 

27.02.2015
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы II чакырылыш шәһәр Советының 38 нче утырышында катнашты. Утырышта республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, эшмәкәрләре һәм башкалар бар иде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев 2014 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2015 елга бурычлар тәгаенләде. 

27.02.2015

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды.

27.02.2015

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Ул иң беренче "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖдә булды. Автокала Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар белән бергә Рөстәм Миңнеханов "Максат" җитештерү-коммерция компаниясе, «ТатПром-Холдинг» ҖЧҖ, «Хитон-Пласт» ҖЧҖ һәм «Лидер КАМА» ҖЧҖләрдә булды. Әлеге предприятиеләр "Мастер" КИПның бишенче мәйданчыгында урнашкан. Ул күптән түгел Россия Икътисади үсеш министрлыгы биргән 200 миллион сум грант акчаларына төзекләндерелгән.

26.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашты.

Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте Йортында узды. Очрашу барышында яклар Татарстан рәсми делегациясенең Курган өлкәсенә бүгенге эш сәфәре йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Аннары очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте, анда Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре дә катнашты.

26.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Курган өлкәсенең татарлар конгрессы” региональ иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин катнашты. 

26.02.2015

Бүген Курганга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни үзәгендә булды. Фәнни үзәк директоры Александр Губин пациентларны дәвалау алымнары һәм эшенең системасы белән таныштырды. Аның сүзләренчә,  Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә чрескостный остеосинтез алымында сөякләрне дәвалау методын уйдап тапканнар. Бүгенге көндә аны дөньяның 60 илендә кулланалар. Үзәк нигезендә ел саен Россия һәм чит ил табибларына укыту курслары уздырыла. 

26.02.2015

Курган өлкәсенә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә җитештерү объектында булды.

Беренче объект – Кургандагы «Синтез» ААҖнең дару препаратлары җитештерү заводы. Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән бергә, Рөстәм Миңнеханов заводның җитештерү цехларын карады. Аерым алганда, кунаклар инфузион эретмәләр һәм су әзерләү участогы белән таныштылар.

26.02.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга бер көнлек эш визиты белән килде. Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Курган өлкәсе Думасы рәисе Владимир Воробьев һәм башкалар каршы алды.

Битләр: << 1521 ( 1522 ) 1523 1524 1525 1526 1527 1528 1529 1530 >>