Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскта «Калевала» ДОК ҖЧҖнең OSB плиталары (юнәлешле-йомычка плиталары) җитештерү заводында булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводск шәһәренә эш сәфәре белән барды (2015 елның15-16 феврале).
Карелия Башлыгы Александр Худилайнен белән бергә, Рөстәм Миңнеханов завод эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары белән танышты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводскига эш визиты белән килде. Петрозаводск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Карелия башлыгы Александр Худилайнен каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медален тапшырды.
Татарстан Республикасында 2015 елның гыйнвары йомгаклары буенча 745,8 мең баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән сыерлар – 247,5 мең баш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
2015 елның 13 февраленә Татарстан Республикасында 309,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 12,9%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге алдына куйган төп бурычларның берсе шул. Бүген ул Буа муниципаль районы Советының муниципалитетның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2015 елга бурычлар билгеләү темасына багышланган утырышында катнашты. Утырышта шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәрендә «Авангард» агрофирмасы объектларында булды. Бу районда иң эре һәм Татарстанда да иң зур авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе, ул Татарстан Республикасының Буа районына караган өч хуҗалык базасында һәм Чувашия Цивильск районының өч хуҗалыгында оештырылган. 2011 елдан башлап агрофирма “Ак Барс” холдинг компаниясе составына керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мунициципаль районнарында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшен тикшерү йомгаклары буенча республика Хисап палатасы тарафыннан ачылган хокук бозуларга бәйле рәвештә кайбер йөкләмәләр бирде.
Искәртәбез, тикшерү нәтиҗәләре 10 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында игълан ителгән иде. 2012 елдан алып 2014 елның икенче яртеллыгына кадәр чорда берничә балалар бакчасында тикшерү уздырылган.
Бүген Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районы үзәгендә – Олы Кайбыч авылында “Салават күпере” бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.