Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазыйфасыннан азат ителде.
Чәчү эшләрен финанс яктан тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте Йотындагы республика киңәшәмсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була дип исәпләнә. Бу, беренче чиратта, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, орлыклар һәм башкалар.
Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Антон Силуанов "Алабуга"да беренче кат булды, шуңа күрә аңа мәйданчыкта экскурсия оештырдылар, предприятиеләрне күрсәттеләр.
Иртәгә, 2018 елның 3 мартында, Казанда VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы булачак.
Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узачак, шулай ук анда Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарларының күргәзмә-ярминкәсе дә оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хәкиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан, Россия Федерациясенең субъекты буларак, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү яклы.
Казан халык һөнәрчелеге техникумы базасында Ресурс үзәге төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның техникумга визиты вакытында билгеле булды. Ул техникумдагы остаханәләрне карады, остазлар һәм студентлар белән аралашты, Краснодарда узган WorldSkills милли чемпионат лауреаты Фәннур Вәлиуллин белән дә танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыклар үрчетү берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Калугин һәм «ТР-Информ» генераль директоры Камил Газизов белән очрашуда кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте. Төп докладны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады.
Ул, аерым алганда, цифрлы икътисадның төп тенденцияләре һәм юнәлешләре, аның дөньяда һәм Россиядәге үсеше турында кыскача сөйләде.