Яңалыклар

23.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.

Беренчесе – «Y» («игрек») технопаркы җитәкчелеге белән. Технопарк – беренче һәм иң зур Швейцария фәнни-техник паркы. Резидентларының эшчәнлегенең төп юнәлешләре – мәгълүмат һәм медицина технологияләре һәм машина төзелеше.

23.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женева шәһәренә эш сәфәре кысаларында Швейцариядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2015 елда Женевада татар һәм башкорт диаспоралары инициативасы буенча «Юлдаш» татарлар һәм башкортлар ассоциациясе төзелгән. Оешмага 13 активист керә. Барлыгы  Швейцариядә 150ләп татар һәм башкорт яши. 

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. 

22.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында «Ферринг» фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания репродуктив сәламәтлек, урология, окнология, гастроэнтерология һәм ортопедия кебек өлкәләрдә эшли. Пептид һәм энокринология өлкәсендә тикшеренүләр өлкәсендә - дөнья лидеры. 

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәренә килде. 

Женева аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Швейцариядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Гармонин каршы алды. 

Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре барышында берничә Швейцария компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шул исәптән –  «Ферринг» (фармацевтика), «Буркхардт компрешн» (компрессор җайланмалар), «Штадлер» (тимер юл пассажир транспорты җитештерү), «Зика» (төзелеш материаллары җитештерү) компанияләре вәкилләре һәм башкалар.   

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Дөнья нефть химиясе сәнәгате үсеше турында «ВЫГОН Консалтинг» ҖЧҖ идарә директоры Григорий Выгон сөйләде. Ул искәрткәнчә, компания "Татнефть" ГАҖ белән нефть эзләү, запасларны классификацияләүне стимуллаштыру өлкәсендә күптәннән уңышлы хезмәттәшлек итә. Шулай ук Григорий Выгон нефть химиясе тармагына дәүләт ярдәме турында хәбәр итте. 

22.03.2018

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасында Лев Толстой елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул 2018 елның Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителгәнен искә төшерде.

22.03.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2017 ел өчен Татарстан башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында ТР Дәүләт Советы депутатларына хисап бирде.

Ул отчет “2030 стратегияләре”нең төп юнәлешләре буенча төзелде, дип искә төшерде.

22.03.2018

Бүген сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы башланды. 

ТР Дәүләт Советы Президиумы көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертте, шул исәптән 12 республика законы проекты, 6 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектларыннан ике закон тәкъдиме. Төп мәсьәләләрнең берсе - 2017 елда республика башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеге турында отчетларны карау. 

Республика парламента Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән документта социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, шулай ук отчетны әзерләү барышында ТР Президентына депутатлар җибәргә сорауларга җаваплар бар. Отчетны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә. 

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Агымдагы елның ике ае эчендә компания бюджетын үтәүгә йомгак ясалды һәм 2018 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджетлар расланды.

Битләр: << 1021 1022 1023 1024 1025 1026 1027 1028 1029 ( 1030 ) >>