Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларынңа "Роскосмос" дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" ДК хезмәттәшлеге турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оешуга 55 ел тулуга багышланган чарада катнашты. Тантаналы чара Казанның “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби Әмирлегенең Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Сәйф Мөхәммәд Әл Хаҗәри, «Тавазун» компаниясе рәисе Тарәк Әл Хөсәни һәм «Мубадала» компаниясе вице-президенты Хумәйд Әл Шимәри белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының БГӘгә эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан Республикасында Яшел Үзән сәнәгать паркы 2018 елның дүртенче кварталы башланганчы төзелергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгълүм булды, ул Татарстанда моношәһәрләр үсешенә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу Дабида Әмирлекнең Варис шахзадәсе Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян белән очрашты.
Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында БГӘ эшкуарлары белән түгәрәк өстәл форматында очрашу уздырды.
Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты, премьер-министры, оборона министры, дубай әмирлеге әмире Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүм белән очрашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүмгә кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде һәм кыскача Татарстан-Әмирлекләр хезмәттәшлеге тарихы турында хәбәр итте. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты билгеләгәнчә, әле хезмәттәшлек өчен күп юнәлештә хезмәттәшлек мөмкинлеге бар. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирен Россиягә визиты кысаларында Татарстанга чакырды.
Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форум эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид әл Мансури белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Солтан бән Сәид әл Мансурига форумда Татарстан Республикасы стендын урнаштыру һәм катнаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Дубайда очрашу темалары безгә бик кызыклы", - диде ул. "Без икътисадның тотрыклы үсешенә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә аеруча игътибар итәбез. Безнең ел саен форумда катнашуыбыз әмирлекләр һәм башка партнерлар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә. Форум безгә күргәзмәләр оештыру өлкәмендә дә бай тәҗрибә бирә, шул исәптән "Казан-ЭКСПО" проектын гамәлгә ашыруда да. Татарстан әмирлекләр бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә - төзелеш, суднолар төзү, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финансларын үстерү һәм хәләл индустрия өлкәләрнедә".
Бүген Дубайда (БГӘ) VIII Eллык инвестицион форумы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» пленар утырышында чыгыш ясады һәм Форумны ачу тантанасында катнашты.
Бүген Дубайда VIII Еллык инвестицион форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alliance Business Centers компаниясе президенты Шәриф Камәл һәм Alliance Network кысаларында мультимилли компания җитәкчелеге белән очрашты. Компания - тулысынча җиһазландырылган офислар, виртуаль офислар һәм конференц-заллар операторы. Шул исәптән 2016 елда ABCN челтәренең Казандагы филилалы да Татарстан Республикасында - беренче премиум сыйфатындагы бизнес-үзәк.
Очрашуда компаниянең Казандагы филиалы эшчәнлеге турында сөйләшенде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, үзәк кече һәм урта бизнес вәкилләренә уңай шартлар булдыра. Бүген биредә 10 резидент эшли, үзәктә буш урын юк.
Шәриф Камәл рәәхмәтен белдерде, компания республика җитәкчелеге ярдәме белән үзәкне тиз арада резидентлар белән тәэмин итте. Бу тагын бер кат Татарстан Республикасының Россиянең алдынгы икътисадый төбәге булуын һәм инвестицияләргә ачык икәнен раслады.
Alliance Business Centers компаниясе президенты сүзләренчә, алар Татарстанда эшләр барышы белән бик канәгать һәм быел икенче фоис ачарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта яңа офиска урын туба мәсьәләсе хәл ителә.