Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ibusuki Hakusuikan Япония компаниясе җитәкчесе Тадатака Шимотакехара белән очрашуы йомгаклары буенча эш төркеме төзеләчәк.
Очрашу бүген иртән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашу барышында яклар кайбер тармакларда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Япония компаниясе хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Аерым алганда, туризм һәм кунакханә бизнесы, медицина һәм заманча медицина технологияләре, нефть химиясе, азык-төлек сәнәгате тармакларында.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең элеккеге эчке эшләр министры, Казанда туып-үскән Виктор Еринның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты мәрхүмнең хатыны Любовь Еринага телеграмма юллады.
Студент отрядлары һәм хезмәт бригадалары Татарстан икътисадының 9 тармагында таләп ителә, аларның эшчәнлегендә ел саен 10 меңнән артык студент катнаша. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты сайлауларында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. "Кичә без иледездә иң әһәмиятле сайлауларны уздырдык - Россия Федерациясе Президенты сайлауларын. Мин сезнең һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм үткәрүне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Казан Арена" стадионында узучы “Мин тавыш бирдем” шәһәр концертында булды. Искәртик, концертка Россия Президенты салйуларында бүген тавыш бириреп беләзек алучылар тамашачы була алды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән Казанның КИТТУ-КХТИ бинасында сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген төшкә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларында тавыш бирде. А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетының Маркс ур., 10 адресы буенча урнашкан бинасындагы 42 нче номерлы сайлау участогына Татарстан Президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханов белән килде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты.
ТР Хөкүмәте рәисе гражданлык бурычын Казанның Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. Сайлау участогына ул үзенең хатыны белән килде.