Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате. «Кадерле ханымнар һәм туташлар! Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Язның ямьле бу көнендә хәтта табигать тә бәйрәм хөрмәтенә хатын-кызларга кояшның бәйләм-бәйләм ягымлы нурларын, төсләр балкышын, барчабызга күңел күтәренкелеге, якты рух бүләк итә».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә булды. Анда ул "Яңа проектларны гамәлгә ашыруның стратегик инициативалары агентлыгы" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Чарада АСИның 6 ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.
ТР Хөкүмәте йортында Казанның җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар 2033 елга кадәр булган башкаланың җылылык челтәрләрен яңарту планын, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Чаллы шәһәре янәшәсендә «КАМАЗ – Мастер» командасының сынау трассасында булдылар һәм спортчылар белән очраштылар.
Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы башланды. Быел ул тугызынчы тапкыр уза.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, быел конкурсны дүрт номинациядә уздыру турында карар кабул ителгән: “Экология”, “Рух һәм мәдәният”,”Спорт” һәм “Яшьләр инициативасы”.
Татарстан Республикасында Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган, бу республика өчен гадәти хәл. Бу хакта бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич хәбәр итте.
Чара М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Михаил Бабич билгеләгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хакимияткә гадел һәм лаеклы сайлаулар уздыру бурычын куйды.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнаштылар.
Чара Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды.
8 март уңаеннан бәйрәм концертына күп балалы аналар, шулай ук гаиләгә балалар алып тәрбияләүчеләр, җитештерүнең төрле тармакларында эшләүче хезмәтчәннәр, балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә гореф-гадәтләрен ныгытудагы казанышларга ирешкән хатын-кызлар чакырылган иде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яше тулу уңаеннан олылау тантанасы узды. Юбилярны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Илдус Мостюков илнең оборонага сәләтен ныгытуга зур өлеш керткән, аның ачышлары әле дә гамәлдә. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Илдус Мостюков актив иҗтимагый тормыш алып баруын дәвам итә, "Татарстан Геройлары" хәйрия оешмасын җитәкли.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген "Казаноргсинтез" заводында җыңле өч катлы FFS-пленка производствосын ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге продукция "Казаноргсинтез"да җитештерелә торган полимерларны тутыру өчен капчыклар ясау өчен кирәк. Яңа линия өчен заводның иске цехы яңартылды һәм заманча җиһазланды. Проектка инвестицияләр күләме - 316 млню сумю Елына 2590 тонна продукция җитештерү планлаштырыла.