Яңалыклар

15.03.2018

Иртәгә, 2018 елның 16 мартында, Казанда Баскет-холлда эшкуарлар өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" уздырылачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 

15.03.2018

Казан ТЭЦ-2 (җылылык электр станциясе) модернизацияләү җылылык электр үзәк магистрале эшенең нәтиҗәлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиедә эшчеләр белән очрашуда белдерде.

15.03.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

15.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән 46 кеше. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. «Бездә эре инвестицион, икътисадый һәм инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Без беренчелекләрне һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге форумнарны кабул итәбез, социаль өлкәгә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты. 

15.03.2018

«Вакууммаш» заводының илебез оборона сәләтен ныгытуга җитди өлеш кертте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта предприятиегә визиты барышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов завод музее экспозициясе белән танышты. Предприятие директоры Евгений Капустин ТР Президентына заводның 1959 елда бирле җитештергән продукциясен күрсәтте, "Вакууммаш" тарихы, яңа эшләнмәләре һәм нинди илләргә продукцияне сатулары турында сөйләде. 

 

14.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт нәсел эше хезмәте һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшырды.

14.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсендщ булды, анда ул предприятие эшчәнлеге белән танышты һәм завод коллективы белән очрашты. ТР Президенты производство цехын карады һәм җитештерелә торган продукция белән танышты. "КМПО" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин Рөстәм Миңнехановка заказлар күләмен арттыру планнары һәм заводта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр итте. 

14.03.2018

Бүген Казан вертолетлар заводында гальваник производство цехы ачылды. Цехны эшләтеп җибәрү чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнаштылар. 

14.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин да катнашты.

14.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллина адресына котлау телеграммасы юллады, чаңгычы Пхенчханда Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулады. 

«Хөрмәтле Марта Альфредовна! Татарстан Республикасы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Пхенчханда XII кышкы Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулавыгыз белән котлыйм.

Битләр: << 1031 1032 ( 1033 ) 1034 1035 1036 1037 1038 1039 1040 >>