Яңалыклар

13.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентларының VIII конгрессының пленар утырышында катнашты, чара Казанның «Пирамида» КККда узды. 

Конгресс делегатлары арасында республиканың югары уку йортларыннан һәм урта һөнәр белем йортларыннан 983 вәкил катнаша. Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президентына Студентлар лигасы проектлары турында сөйләделәр, шулардан: Студентлар мәгариф форумы турында, «Халыклар дуслыгы» спартакиадасы, «Татарстан Республикасы студентлары язы» һәм башкалар турында.

13.03.2018

Татарстанда 1000нән артык сайлау участоклары видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Барлыгы республикада 2882 сайлау участогының эше оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

13.03.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 181нче мәктәбендә булды. Мәртәбәле кунак “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашучылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәсендә, аннан фестиваль мәйданнарында булды. “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.

13.03.2018

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар буенча "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча ТР Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендәге «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды. 

13.03.2018

Бүген «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» 18 нче халыкара симпозиумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та  катнашты. 

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда элеккеге хәрби госпиталь бинасында ачылган КФУ ның укыту-лаборатория кампусында булды. Өч бина Казанның Карл Маркс урамында урнашкан. Хәзер әлеге биналарда КФУ ның Фундаменталь медицина һәм  биология институты бүлекчәләре урнаша, аларны ике блокка күлеп була - мәгариф һәм фәнни-тикшеренү. Югары уку йорты студентлары яңа аудиторияләрдә һзм эсперименталь операция бүлмәләрендә шөгыльләнәчәкләр. 

12.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СССРның Халык артисты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты Олег Табаковның хатыны – Россиянең Халык артисткасы Марина Зудинага телеграмма юллады. 

 

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру ибеясен хуплады. Очрашу Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда узды. 

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 2 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә булды. Биредә капиталь ремонттан соң җиһазлар да яңартылган, шартлары да нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайландырылган. 

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов атаклы рус язучысы А.М.Горький һәм бөек опера җырчысы Ф.И.Шаляпин музеенда булды. 2016 елда учреждениеда зур күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде, шуның нәтиҗәләре турында музей директоры Марианна Гаврилова Татарстан Президента хәбәр итте. 

Битләр: << 1031 1032 1033 ( 1034 ) 1035 1036 1037 1038 1039 1040 >>