Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар булдыруның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Миңнеханов һәм ТР хәрби комиссары Сергей Погодин Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты бинасын карады, оешма йөз еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты.
Бүген Казан федераль университетының Инженер институтында югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Николай Никифоров һәм Рөстәм Миңнеханов КФУның робототехника һәм аддитив технологияләр өлкәсендәге фәнни-тикшеренү күргәзмәсен карап чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнашты.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Чара Россия Армиясенең Үзәк академия театрында узды.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының илдә конкуренцияне үстерүгә ярдәм күрсәтү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Утырышны Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МДВ – Щит Чернобыля» ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Николай Демидовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Чара Мәскәүдә узды.
Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары Казанның тарихи өлешендә егермеләп проект турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итеп барды.
Соңгы ун ел эчендә Татарстанда суга батып үлүчеләр саны 2,7 мәртәбәгә кимегән – 259дән 94кә кадәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасында Җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышында хәбәр итте.
Чара видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә узды.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары, ведомстволары һәм профиль оешмалар җитәкчеләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде. Көн тәртибендәге темалар арасында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын алга таба үстерү темасы да бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек, бизнес эшенә ярдәм итү мәсьәләләре турында сүз барды.