Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы VIII Еллык инвестицион форумда катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов VIII Еллык инвестицион форумын ачу тантанасында катнашырга һәм «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» пленар утырышында чыгыш ясарга ниятли. Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президентының БГӘ Икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән, «Мубадала» компаниясе һәм «Таваззун» холдингы җитәкчелеге белән, шулай ук БГӘ хакимият һәм бизнес вәкилләре белән очрашырга җыена.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнга эш сәфәренахырында Мөхәррәк тарихи районында булды һәм “Формула-1” классында Дөнья чемпионатының этабын - Бәһрәйн Гран-приен карады. Анда ил Премьер-министрының беренче урынбасары Шәех Салман бән Хамад бән Гайсә әл Әл-Хәлифә белән очрашты.
Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм Бәһрәйн эшлекле даирәләре вәкилләре белән эшлекле ашта катнашты. Бәһрәйн бизнесы вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан төбәк икътисады һәм инвестицияләр өчен мөмкинлекләре, республика тарихы һәм мәдәнияты турында сораштылар.
Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисадый үсеш советы рәисе Хәлид Әл Румәйхи һәм Бәһрәйн Мәмләкәтенең «Мумталакат» Инвестицион фондының төп башкарма директоры Мәхмүд Әл Кухеҗи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мәликнең туганнан туганы Шәех Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм РФнең Бәһрәйн Мәмәләкәтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагиф Гәрәев катнашты.
Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.
Очрашу башлануга ук Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы тапкыр 2017 елның февралендә Россия – Бәһрәйн Хөкүмәтара комиссиясе кысаларында Манамада очрашуларын искә төшерде.
Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ислам банкының башкарма директоры Хәсән Әмин Җәррар белән очрашты.
Бәһрәйн ислам банкы – Мәмләкәттәге беренче ислам банкы һәм Бәһрәйн Үзәк банкы күзәтчелегендә эшли, Бәһрәйн фонды биржасында теркәлгән.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Пасха – нурлы бәйрәм. Дин тотучылар аны яз белән бергә каршы ала, бу көннәрдә христианнарның йөрәгендә иман көче, шәфкать-мәрхәмәт һәм яратуның олы кодрәтенә инану тагын да арта һәм ныгый. Пасха кешеләргә якты өметләр, күтәренкелек, көч-дәрт бүләк итә, игелекле гамәлләргә рухландыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенә эш визиты белән килде. Манама халыкара аэропортында аны Бәһрәйн Короленең туганы Шәех Хамад бән Ибраһим Әл Хәлифә, РФнең Бәһрәйн Корольлегендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагыйф Гәрәев һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Корольлек хакимияте ихтирам йөзеннән кыска очрашу чарасы оештырды. Аннан Бәһрәйн хакимияте вәкилләре белән сөйләшү булды.
ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы чәчү кампаниясе барышы турнда хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча подряд оешмалары билгеләнгән. Быел барлыгы 995 объектка ремонт ясау планлаштырыла, анда 224 мең граждан яши. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.