Яңалыклар

18.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты.   

18.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс, казначы һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты.  

17.04.2018

Татарстан Республикасы белән Телангана штаты (Һиндстан) арасында хезмәттәшлек үсеше турында бүген «Телангана – Татарстан» бизнес-форумында катнашучылар сөйләште. Чара ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Хайдарабад шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды. 

17.04.2018

Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу хакта бүген брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Сергев хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасында язгы-җәйге чорда урманнарда һәм торак пунктларда янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган иде.

17.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәрабад (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре  кысаларында Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ченнаида (Һиндстан) Россия Федерациясе Генераль консулы Сергей Котов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм «АК БАРС» Банкы» ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев та катнашты. 

17.04.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген KGAL Group компаниясе (Германия Федератив Республикасы) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

17.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Махиндра» машина төзелеше компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Хәйдәрабад шәһәрендә (Һиндстан) узды.

«Махиндра» – Һиндстан эре конгломератларының берсе. Компания тармакның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып бара: автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерү, финанс хезмәт күрсәтүләре, энергетика һәм башкалар. 

16.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга эш сәфәре кысаларында HITEC City мәгълүмат технологияләре һәм инженерия шәһәрендә булды.   

HITEC City Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы Хәйдәрабад шәһәрендә урнашкан. Проект инженерия, сәламәтлек саклауда информатика, биоинформатика һәм башка өлкәләрдә юагры технологияләрне үстерүне күз алдында тота. 

16.04.2018

Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлек итүгә аеруча игътибар итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Андхра-Прадеш - Татарстан» бизнес форумындагы чыгышында белдәерде. Форум Татарстан делегациясенең Вишакхапатнам (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды. 

16.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш штаты (Һиндстан) хөкүмәте вәкилләре белән очрашты. 

Битләр: << 1021 ( 1022 ) 1023 1024 1025 1026 1027 1028 1029 1030 >>