Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Дөнья күләмендә күпүзәклелекнең үсүе һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара мәйданда үзенең позицияләре көчәюен раслады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, йогышлы коронавирус чире таралу белән бәйле кыенлыкларны уңышлы төстә җиңә бару, илебезнең көч-куәтен ныгыту Россия Федерациясенең абруен тагын да арттыра, горурлык хисебезнең һәм киләчәк көнгә ышанычыбызның нигезе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Әкият" кафесының җәйге терассасында булды. Ул кафеда коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәве белән танышты.
Искәртик, Татарстан Хөкүмәте 11 июньнән ресторан һәм кафеларга җәйге терассаларны ачарга рөхсәт итте.
2020 елның 11 июненнән Федераль таможня приказы нигезендә Татарстан таможнясы башлыгы итеп Марат Мәсгут улы Гәрәев билгеләнде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бу хакта Россия Федерациясе Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Денис Терещенко хәбәр итте.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Терещенко Татарстан таможнясы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак. Бүген мондый карар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Татарстан Хөкүмәте йортында җәйге каникул вакытында балалар имгәнүен кисәтү буенча чаралар турында брифинг узды. Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев, ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы территориясендә урнашкан җәмәгать киңлекләрен һәм паркларын булдыру эшен оештыру белән танышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Идел буе районында Республика матди ярдәм үзәгендә булды.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы өчен Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында гражданнарга социаль ярдәм чараларын тәкъдир итү булды. Шулай ук Алексей Песошинга 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга түләүләр турында сөйләделәр.
Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы белән Алтай Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Рөстәм Миңнехановның Алтай Республикасына эш сәфәре кысаларында һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашуы барышында кул куйдылар.
Кадерле дуслар!
Моннан 20 ел элек үз гомерләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган иң миһербанлы һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтү традициясенә нигез салынды.
Әлеге олугъ йөрәкле затларга шәфкатьлелек, рәхимлелек, киң күңеллелек кебек күркәм сыйфатлар хас, чөнки социаль хезмәткәрләр алдында дәүләт һәм җәмгыятьнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү бурычы тора.