Яңалыклар

19.06.2020

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервының яңа составы белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

18.06.2020

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видеоконференция режимында Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Оренбург һәм Саратов өлкәләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенә төбәкләрнең әзерлеген бәяләде.

18.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан хәрби гарнизонының хәрби прокурорын тәкъдим иттеләр.

17.06.2020

ТР Министрлар Кабинетында бүген Гомумроссия сайлавын уздыру кысаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

17.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелеп килүче объектларны йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, подряд оешмалары вәкилләре озата йөрде. 

17.06.2020

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү советы утырышында катнашты. 

Утырышта катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны торгызуга һәм аңа ярдәмгә, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында ИФОда төбәкләр бюджетларын нисбәтләүне тәэмин итүгә юнәлгән чаралар турында фикер алыштылар.

16.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың блогерлары белән очрашты. Очрашу Казандагы 26 нчы китапханә-филиалында узды. 

16.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Столяров урамы, 6 йортының ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре белән танышты. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов әлеге йорт ишек алдына, 26 нчы китапханә-филиалында булганнан соң, керде.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ишегалдын 2019 елда төзекләндергәннәр. Шәһәр территорияләрен комплекслы үстерү алымы кысаларында  Клара Цеткин ур., 9 һәм 11 йортлар, Столяров ур., 6 йорт ишегаллары төзекләндерелгән.

16.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы яңартылган 26 нчы китапханә-филиалында булды (Клара Цеткин, 11). Китапханә 2019 елда заманча архитектура-планлаштыру хәл ителешләрен һәм инновацион технологияләрне кулланып яңартылган.

Бүген бу – Казанда китап саклау һәм заманча җәмәгать киңлеге вазыйфаларын берләштерүче бердәнбер китапханә. Монда төрле чаралар уздырыла: әдәби стендапылар, лекцияләр һәм дәресләр. 

16.06.2020

Коронаврус инфекциясе таралуга карамастан, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Президент ярдәме белән республикада сайлау системасы тулысынча сакланып кала алган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев сөйләде.

Битләр: << 711 712 713 714 715 716 ( 717 ) 718 719 720 >>