Яңалыклар

16.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

15.06.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

15.06.2020

Бүген «Казан» гаилә үзәге каршында Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМның шәхси составына янгыннан саклану һәм махсус автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Яңа техника ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара МЧС Россия ГХМның 30 еллыгы, Татарстан Республикасы ГХМның 25 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылды.

13.06.2020

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыруның теркәлгән очраклары кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

13.06.2020

Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

13.06.2020

Татарстандагы торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт милек реестрына кертү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

13.06.2020

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш) гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м. булган 1 064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Программаның финанслар күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

12.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

Тантана Казан Кремлендә узды.  

12.06.2020

Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно котлый.

12.06.2020

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Ул Казан Кремле адресына котлау телеграммасы җибәргән.

Битләр: << 711 712 713 714 715 716 717 ( 718 ) 719 720 >>