Яңалыклар

30.06.2020

Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак. Быел стационар лагерьлар, коронавирус таралу сәбәпле, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләргә тиеш булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

29.06.2020

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев элекке “Ялкын” балалар сәламәтләндерү лагере базасында “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

29.06.2020

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Президентына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды.

 

29.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

29.06.2020

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖнең акционерлар җыелышыннан соң Директорлар советының беренче утырышы узды.  

«Татнефть» гавами акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.

27.06.2020

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» - «Локомотив» Россия премьер лигасының 24 нче туры футбол матчында булды.

Матч «Ак Барс Арена» стадионында (Казан) узды.

27.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә катнашты.

Чара «Мәскәү» мәдәният-күңел ачу үзәгендә (Казан) уза.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, конференциядә катнашу өчен партиянең 45 җирле бүлегеннән 121 делегат, төбәк Сәяси Советыннан 45 әгъза, барлыгы 186 делегат тәкъдим ителгән. Теркәү нәтиҗәләре буенча 161 делегат катнаша, шул рәвешле кворум бар.

27.06.2020

Бүген, Яшьләр көнендә, Россиядә «УРАМ» эре экстрим-паркында тест-драйвы Казанда башланып китте. Экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен бу үзәк Миллениум күпере астында урнашкан. Паркның әзерлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бәяләделәр.

27.06.2020

Бүгенгә Татарстан Республиккасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 4431 кешегә җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

"Бу атнада без яңа коронавирус инфекциясенең 279 очрагын теркәдек, бу үткән атнагыдан 5 очракка ким. Көн саен 40-ар очрак теркәлә, үсеш темпы үзгәрми диярлек. Бу атнада - 0,9 %", - диде Марина Патяшина. 

 

 

27.06.2020

Хокуклары теркәлмәгән күчемсез мөлкәт объектларын барлау уздыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Битләр: << 711 ( 712 ) 713 714 715 716 717 718 719 720 >>