Яңалыклар

03.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының "Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите" юнәлеше буенча эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды.

Чара видеоконференция режимында үтте. 

02.06.2020

ТР Хөкүмәте йортында “Экояз  2020” санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясадылар.

Брифинг Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.

02.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвесторлары клубы утырышында канашты.

Чара онлайн узды, аны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина алып барды. 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга ышанып, биредә үз производстволарын ачкан һәм эш урыннарын булдырган, бөтен инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан - илебезнең алдынгы һәм сәнәгате үскән субъектларының берсе. 

 

02.06.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм  "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" АКО җитәкчесе Константин Калинин куйдылар. 

Имзалау дистанционрәвештә видеоконференцэлемтә реңимында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

01.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Артек" халыкара балалар лагере арасында килешү имзаланды. Чара видеоконференцлемтә аша үткәрелде, документка имзаларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм "Артек" ФДБМУ директоры Константин Федоренко куйдылар. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районындагы "Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәгеннән видеоконференцэлемтә аша чарада катнашты. 

 

01.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районындагы "Красный Ключ" авылындагы күп фатирлы йорт ишегалдын карады.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районында эш сәфәрендә. 

2020 елда Красный Ключта өч территория "Безнең ишегалды" республика программасына эләкте. Әлеге ишегалды Үзәк урамындагы 7,8,9, 10 һәм 11 нче йорт ишек алларын, Үзәк урамының 3 нче йорты һәм Совет урамындагы 25 һәм 26 йортлары ишек алларын берләштерә. Объектларда эшләр инде башланган.

 

01.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларда катнаша. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча капиталь ремонталан торган Шинниклар проспектын карады. 

01.06.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казан милли тикшеренү технологик университетының (КНИТУ) гыйльми советы әгъзалары белән очрашты.

Очрашуның төп максаты – КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итү.

01.06.2020

2020 елның 20 июненнән “Ак канат” Бөтенроссия хәйрия балалар фестиваленә гаризалар кабул итү башлана. 3 яшьтән 19 яшькә кадәр булган ятим балалар һәм караучысыз калган балалар чакырыла.

30.05.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Химиклар көне белән котлады.

Битләр: << ( 721 ) 722 723 724 725 726 727 728 729 730 >>