Яңалыклар

09.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучы Маһьян Камаев янына барды. Очрашуда  Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

09.05.2020

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркына барды, анда ул Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды һәм Совет солдатына һәйкәл ачты. 

09.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” монументына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

09.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.

08.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште.

Әңгәмә инициаторы – Бәһәрәйн мәмләкәте.

08.05.2020

1 майдан Татарстан Республикасында пландагы мәйданнарның өчтән бер өлешендә чәчү эшләре башкарылган. Бүгенге көнгә 940 мең гектар чәчелгән. Шуларның 660 мең гектары - бөртеклеләр, 90 мең гектары - майлы үсемлекләр, 41 мең гектары - шикәр чөгендере, 12 мең гектар - кукуруз, 120 мең гектар - ачык культуралары. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

08.05.2020

Татарстан Республикасында оператив мәгълүмат буенча 2020 елның апрелендә төрле сәбәпләрдән үлем саны 3495 кеше тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган република киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. 

Чагыштыру өчен: 2018 ел апрелендә төрле сәбәпләрдән үлем саны- 3969 кеше, 2019 ел апрелендә төрле сәбәпләрдән үлем саны 3548 кеше тәшкил иткән. 

Министр сүзләренчә, "яңа коронавирус инфекциясе сәбәпле мобильләшү бүген медицина ярдәмен алу мөмкинелегенең гомуми хәленә кардиналь тәэсир итмәде". 

08.05.2020

Татарстан Республикасында Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе (барлык чорга) 1498 кешедә расланган. Алдагы атнада – 469 очрак, бу атнада– 538. Уртача арту темпы бер атнага – 8%.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта хәбәр итте.  

08.05.2020

Бүген Татарстанның төзелеш мәйданнарында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне һәм санитар-экологик ике айлык уңаеннан «Чиста төзелеш» чарасы уздырыла.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

07.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан оптика-механика заводында булды. 

Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә «КОМЗ» АҖ, барлык санитар таләпләрне үтәп, чикләүләр режимында эшли.

Битләр: << 721 722 723 724 725 726 727 728 ( 729 ) 730 >>