Яңалыклар

02.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хәтер» бакчасы халыкара гамәленә кушылды. 

22 июньгә кадәр Россиядә бу гамәл кысаларында Бөек Ватан сугышында һәр һәлак булган сугышчы истәлегенә 27 млн. төп агач утыртырга ниятлиләр. Республика территориясендә 350 меңнән артык үсенте утыртылачак.

02.05.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов торак һәм социаль-мәдәни объектларга капремонт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

30.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең иң эре бүлекчәсе булган "Казангоргаз" эксплуатация идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәте эшчәнлеге белән танышты. 

30.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы энергия системасының диспетчер идарәсе» – «СО ЕЭС» АҖ  филиалында булды. Анда Татарстан Президенты татарстанлыларны энергия белән тәэмин итү буенча агымдагы вәзгыять һәм республика электр челтәре хуҗалыгы объектлары торышы белән танышты. 

30.04.2020

Предприятиеләр җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен шәхси җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды. 

29.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашучылар белән очрашты. Трансляция "ШТАБ" креатив индустрияләр резиденциясеннән алып барылды (казан, Татарстарн ур, 20). 

29.04.2020

Тукай муниципаль районындагы 500 башка исәпләнгән "Гигант" ҖЧҖ терлекчелек комплексында бүген Татарстан Республикасы Президенты булды. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты. 

29.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркында булды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә иде. 

Үсешенең алтыннчы чиратында "Мастер" КИПда «КЁНИГ МОДУЛО РУ ЧЕЛНЫ» ҖЧҖ (автокомпонентлар җитетерү), «ДЖЕМСТАР» ҖЧҖ (чүкеп ясау, прессалау, штамповкалау, Хайерны тәэмин итүчеләр), «Промышленная безопасность» ҖЧҖ (күтәрү-транспорт машиналарын җитештерү һәм җиһазлар) компанияләре бар. 

Битләр: << ( 731 ) 732 733 734 735 736 737 738 739 740 >>