Яңалыклар

25.04.2020

Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләрендә медицина маскаларsy җитештерү линияләре эшли башлый. Республика предприятиеләрендә медицина маскаларын җитештерүнең гомуми күләме, яңа линияләрне исәпкә алып. аена 37,45 млн данә була. Җиһазларны 27-29 апрель көннәрендә эшләтеп җибәрү көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде. 

 Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

 

25.04.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елның беренче кварталында терлекчелек үстерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бөтен категориядәге хуҗалыкларның җитештерү күрсәткечләре күбесенчә уңай. Агымдагы елның өч аенда 130 мең тонна ит һәм кош ите үстерү планлаштырылган иде. Нәтиҗәдә - палан 1 %ка артык та башкарылган. 

 

25.04.2020

Татарстан Республикасында барлык төзелеш мәйданнарында да чисталыкны тәэмин итү максатларында санитар-экологик ике айлык дәвам итә - «Чиста төзелеш» гамәле уздырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

25.04.2020

Татарстан Республикасында бер атна элек кенә 160 коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән иде. Бүгенгә бу сан 491 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, бер атна эчендә 331 кеше авырган. Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина китерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

24.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илебез автомобиль сәнагәтендәге вәзгыять һәм коронавирус пандемиясе чорында тармакка ярдәм турында киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты. 

24.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе» ГАҖ президенты Ваһит Алекперовка нефть тармагында танылган эксперт Валерий Исаакович Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

23.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты республикада эшәүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашт ы. Коронавирус инфекциясенә каршы торуга бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында очрашу онлайн форматта узды.

Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән элемтәгә "Татмедиа" АҖ бинасында чыкты - видеоконференцэлемтә һәм Zoom аша муниципаль районнардан да катнашучылар булды. Очрашуның төп темасы - ММЧның коронавирус инфекциясе таралу чорында эшчәнлеге.

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының пандемия шартларында эшчәнлеге белән танышты.

23.04.2020

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең коронавирус эпидемиясенең икътисадый нәтиҗәләрен кичеп чыгу планын эшләгән һәм тәкъдим итте.

30 слайдта гражданнарга, Россия төбәкләренә, бизнеска, аерым предприятиеләргә һәм аеруча зыян күргән тармакларга төп ярдәм чаралары күрсәтелгән.

23.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенында булды – монда 2 нче метрополитен линиясенең төзелеп килүче «Сахаров»  метро станциясе белән кичеш тоннельләренең 1 нче участогын уза башлаганнар.  

23.04.2020

Бүген халыкның нинди категорияләре аеруча сакланмаганлыкны һәм хакимият кемнәргә ярдәм күрсәтергә тиешлекне билгеләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышында хәбәр итте.

Битләр: << 731 732 ( 733 ) 734 735 736 737 738 739 740 >>