Яңалыклар

11.04.2020

Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 2020 елның 10 апреленә 839,1 мең  кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 28,2%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

10.04.2020

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта эшсез кеше буларак һәм пособие алу өчен ничек теркәлү турында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Брифинг дистанцион рәвештә узды.

10.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре сыкаларында онкология диспансерының радиология корпусы төзелеше барышын карады.

10.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул коронавирус инфекциясе эпидемиясен кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен җиңеләйтү өчен күрелүче чараларны бәяләде.

10.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Максаты – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән аралашу һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.   

ТР Президенты механизаторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән Н.Е.Токарликов ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе басуында очрашты.

09.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Чит дәүләтләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе утырышын уздырды.

Утырышта берничә оборона-сәнәгать комплексы предприятиесе җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов та видеоконференция режимында утырышта катнашты. 

09.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы элемтә компанияләре – операторлары вәкилләре белән очрашты.

Очрашу гадәттәгечә видеоконференция режимында узды.   

08.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Травмалар үзәгендә булды. Апрель ае башында травмалар пункты нигезендә коронавирус инфекциясе ихтмалы булган пациентлар өчен вакытлыча госпиталь оештырылды. 

08.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник сырхауханәсендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов сырхауханәне карап чыкты, табиблар белән сөйләшеп торды һәм пациентлар урнашкан шартлар белән танышты.

08.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән илебез территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 737 ( 738 ) 739 740 >>