ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының беренче утырышын уздырды. Потенциаль резидент компанияләренең игълан иткән инвестицияләре күләме 7,7 млрд. сум тәшкил итте. Пандемия шартларында утырыш видеоконференцэлемтә аша узды.
Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу утырыш эшендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта видеоконференцэлемтә режимында журналистлар белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында «Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты.
«Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме инде 30 еллап Россия йөк гражданнар авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Төркем составында Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә, компания йөк чартер рейсларын да оештыра.
Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш шартларында «Волга-Днепр» сәламәтлек саклау өлкәсендәге йөкне ташу белән шөгыльләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Һәр елның 21 нче апрелендә Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә ныклы урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә илебездәге халык хакимиятен, дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә бәяләп бетергесез күренекле роль уйный.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа типтагы коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында оператив киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Директорлар советы Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының быелның 1 кварталындагы эшчәнлеге йомгакларын һәм кайбер инновацион проектларны карады.