Яңалыклар

23.05.2020

22 майга торак төзелеш программалары буенча республикада 995,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 33,4%ы. 2 атна эчендә үсеш 57 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

23.05.2020

Үз эшләрен торгызып җибәргән барлык эшкуарлар да дезинфекция режимын һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен катгый үтәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

22.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан  мөрәҗәгате. 

22.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейска нигез салучы, аның инвесторы Алексей Банников белән очрашты.

Очрашу дистанцион видеоконференция режимында узды.

21.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килә башлады. Бүген үз котлау телеграммаларын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җибәрделәр. 

21.05.2020

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате.

20.05.2020

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны 30 августта, Республика көнендә Татарстанга чакырды.

Бүген бу хакта ул видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты белән очрашуда хәбәр итте.   

«Быел Сезнең Указ белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган танталар планлаштырылган. Төп бәйрәм 30 августта, Республика көнендә булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

20.05.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.

Республиканың икътисадый үсешенә бәйле мәсьәләләр кузгатылды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чаралары турында да сөйләшмичә мөмкин булмаячак».

20.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында "2019/2020 еллар җылылык бирү чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эшен оештыруга йомгак ясалды.  

Утырышны видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

20.05.2020

Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Федераль округы төбәкләрендә илкүләм иминлек мәсьәләлренә багышланган киңәшмәдә катнашты. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында ​Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев үткәрде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору мәсьәләләре каралды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Генераль прокуратура, Россия Хисап палатасы вәкилләре катнашты. 

 

Битләр: << 721 722 723 724 725 ( 726 ) 727 728 729 730 >>