Татарстан Республикасында агымдагы атнада яңа коронавирус инфекциясенең 445 яңа очрагы теркәлгән, аннан алдагы атнада 549 булган. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 41 муниципаль берәмлектә 1 064 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла.
Мондый мәгълүматларны бүген республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Хөкүмәте йортында бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аккош күле шәһәр урман паркында күлләрне экотернәкләндерү һәм территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе районы Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлек Советының чираттан тыш уртак утырышында катнашты.
Бу чара Әгерҗе шәһәренең Мәдәният йортында узды.
Бүген иртән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәре көне алдыннан «Казаноргсинтез» ГАҖта булды.
Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖның Стратегик үсеш программасы проектларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, заводларның хезмәт коллективлары белән очрашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләвен исәпләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Ихтыярыйларының мәгълүмат-ресурс үзәгендә булды, ул «Химиклар» МСда урнашкан. Үзәк базасында«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте штабы эшли