26 майда ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖнең Директорлар советы узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Көн тәртибенә компаниянең 2020 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм апрель һәм май өчен агымдагы куллану дәрәҗәсе турында мәгълүмат турында мәсьәләләр куелган иде.
Бүген Татрстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада инновацион проектлар каралды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы кешеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килеп тора.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
РФ субъектлары җитәкчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйле рәвештә котлаулар юллыйлар.
Чит илләрнең илчеләре Татарстан кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Чарада катнашучылар быелның беренче кварталында эшчәнлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм киләчәк үсеш бурычларын билгеләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Яклар бәйрәм белән котлаштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның җәмәгать оешмаларының бу катлаулы чордагы хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте. Татарстан мөселманнары бик күп мохтаҗларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр таптылар һәм ифтар җыелмаларын әзерләүдә шәхсән катнаштылар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Дөньядагы миллионлаган мөселман бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада мелиорация комплексы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.