Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгате.
Татарстан Президенты исеменә ТАССР 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килүе дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин телеграмма юллаган, ул тарихи көн белән котлап, татарстанлыларга республика һәм бөтен Россиянең чәчәк атуын, алга таба уңышлар һәм иминлек теләгән.
Республиканың бер гасырлык юбилее татарстанлыларның мөһим бердәмлек факторына һәм горурлык предметына, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле датага әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.
Татарстан Республикасын аның төзелү, торгызылу һәм үсеш дәверләрендә чып-чын лидерлар, сәләтле һәм талантлы идарәчеләр – ТАССР ревкомы әгъзалары, соңыннан Совнарком, ТатЦИК һәм Министрлар советы әгъзалары җитәкләде.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында хәбәр итте.
Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин татарстанлыларны ТАССР 100 еллыгы белән котлады.
Владимир Путин телеграммасын бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.
Бүген в республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды.
Республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы онлайн режимда узачак.
Трансляция Рәсми Татарстан сайтында төп биттәге сылтама буенча мөмкин булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы фасадына республика башкарма хакимияте органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачылышы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Казандагы сайлау участогында тавыш бирде (А.Н.Туполев исемендәге Казан Илкүләм тикшеренү техник университеты бинасы).
Искәртик, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае капиталь ремонттан соң ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.