«Безнең ишегалды» республика программасы кураторы Венера Камалова бүген республика киңәшмәсендә эшләренең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында торак тапшыру планы 43%ка үтәлгән. Әгәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, торак төзелеше ул темплардан алданрак бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, шулай ук 2021 елгы Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү кысаларында Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларына кандидатлар буенча электрон алдан тавыш бирүдә катнашты.
Электрон форматта алдан тавыш бирү бер атна дәвамында – 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр бара.
Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Келәм» яшьләр үзәгендә узды һәм Россия эшкуарлары көненә багышланган иде.
Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Өй янында эш» проекты белән танышты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә елына 60 мең тонна егәрлекле дивинил-стираль синтетик каучук (ДССК) һәм стирол-бутадиен-стироль термоэластопластлар (ТЭП) чыгару буенча яңа производствода булды.
Бүген Түбән Камада «Танеко» нефть эшкәртү комплексында каталитик крекинг, водород һәм май җитештерү җайланмаларын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.